Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Covid-19 белән офис хезмәткәрләренең күбрәк авыруы билгеле булды
Россиянең баш санитар табибы коронавирусны профилактикалау кагыйдәләренең мөһимлеге турында искәртте.
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Россиялеләр арасында Covid-19 белән офис хезмәткәрләре күбрәк авырый. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова «Беренче канал»га биргән интервьюсында сөйләде.
«Бүген авырып киткән эшләүче халык арасында авыручыларның иң зур өлешен офиста эшләүче кешеләр тәшкил итә», — диде Анна Попова.
Шул сәбәпле, Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең җитәкчесе коронавирусны профилактикалау кагыйдәләрен үтәргә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Аның фикеренчә, эпидемиягә каршы чаралар ике атна дәвамында авыру йоктыру күрсәткечләрен киметәчәк.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе эштә чәй табыны янына җыелмаска һәм киңәшмәләр үткәрүдән баш тартырга өндәгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз