news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Covid-19 белән авыручыларга йорт хайваннарына якын килми торырга киңәш иттеләр

Өйдәге мәчеләр һәм этләр коронавирусны җиңел яки симптомсыз формада кичерә.

Covid-19 белән авыручыларга йорт хайваннарына якын килми торырга киңәш иттеләр
Илнар Төхбәтов

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус йоктырган кешеләргә йорт хайваннары белән элемтәләрне чикләүне үтенәләр. Мәчеләр һәм этләр дә авырырга мөмкин, шуңа күрә аларны караганда санитар-гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Бу хакта Смородинцев исемендәге грипп фәнни-тикшеренү институты директоры вазифаларын башкаручы Дмитрий Лиозновка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Эксперт сүзләренчә, песиләр һәм этләр коронавирусны симптомсыз яки җиңел формада кичерә. Әгәр авырган кешедә, әйтик, попугай бар икән, борчылырга сәбәп юк, «аңа чир йокмый».

news_right_1
news_right_2
news_bot