news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Covid-19 белән авыручылардан инфекция йоктыру куркынычы кайчан югары булуы ачыкланды

Компьютер моделе вирус йөкләнешенең иң югары ноктасын билгеләргә мөмкинлек биргән.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Париж университеты тикшеренүчеләре Covid-19 коронавирусы белән авыручылардан инфекция йоктыру куркынычы кайчан югары булуын ачыклады.

Британиянең Daily Mail газетасы язуынча, галимнәр Франциядә 2020 елның мартында Covid-19 диагнозы белән хастаханәгә озатылган 655 авыруның мәгълүматларын өйрәнгән. Компьютер моделен төзеп, алар үткән число белән авыруның төрле стадияләрендә вирус йөкләнеше дәрәҗәсен һәм коронавирус кисәкчекләре бүленеп чыгу күпме дәвам итүен анализлаган.

Тикшеренү мәгълүматларыннан күренгәнчә, вирус йөкләнеше симптомнар барлыкка килергә бер көн кала үзенең иң югары ноктасына җиткән. Шуның белән бергә, инфекция йоктыру һәм тәүге симптомнар барлыкка килү арасындагы араның вируслы йөкләнеш аеруча югары булган пациентларда кыскарак икәнлеге ачыкланган.

Моннан тыш, табиблар 65 яшьтән өлкәнрәк авыруларның организмы вирус кисәкчекләрен яшьләргә караганда уртача алганда өч көнгә озаграк бүлеп чыгаруына игътибар иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot