news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Comedy Club" резидентларына иң кызык сорауга конкурс дәвам итә

Җиңүче Aqua Comedy Club концертына 2 кешелек билет алачак

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Comedy Club резидентлары Тимур Батрутдинов, Демис Карибидис, Марина Кравец, Зураб Матуа, Гарик Харламов, Руслан Белыйга иң кызык сорауга конкурс дәвам итә.

Сорауларны online2@tatar-inform.ru электрон адресына «Comedy Club» билгесе белән юлларга кирәк. Җиңгән сорау 6 август көнне "Татар-информ" агентлыгында узачак матбугат конференциясе барышында биреләчәк. Иң кызык сорауның авторы "Aqua Comedy Club" концертына 2 кешелек билет алачак.

Искәртеп узабыз: 7-8 августта 20.00дә "Баскет-холл" спорт аренасында Казанда узучы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында "Aqua Comedy Club" концерты була. Чыгышларда "Aqua Comedy Club" резидентларының төп составы катнаша.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100