news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Coca-Cola Россиядә эшчәнлеген туктатып тора

Бу - Coca-Cola, Fanta, Sprite, «Добрый», «Моя семья» һәм Bonaqua брендлары.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Американың алкогольсез эчемлекләр ясый торган The Coca-Cola Company компаниясе Россия территориясендә эшчәнлеген туктатып тора.

Бу турыда корпорациянең сайтында хәбәр ителә.

«The Coca-Cola Company Россиядә эшчәнлеген туктатып тора», диелә хәбәрдә. Моның сәбәбе Украинадагы вазгыять белән бәйле булуы искәртелә.

Coca-Cola, Fanta, Sprite, «Добрый», «Моя семья» һәм Bonaqua брендлары шушы компаниянеке иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot