Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Цивилев «Энергопром»да: Казан теләсә нинди дәрәҗәдәге форумнарны уздыру өчен туры килә
Россия Энергетика министрлыгы башлыгы Сергей Цивилев «Энергопром»ны һәм форумнар уздыру урыны буларак Казанны югары бәяләде. Бу хакта ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә журналистларга әйтте.
«Энергетика форумы Казанда күптән оешты. Ул инде халыкара дәрәҗәдәге форумга әйләнде. Бүген без бирегә ничә ил килгәнен күрәбез. Казанда теләсә нинди дәрәҗәдәге форумнарны уздыру өчен менә дигән мәйданчык булдырылган», – диде министр.
«Казанда электр энергетикасы өлкәсендә эшләүче заводлар бик күп. Монда форумга килгән җирдән предприятиеләргә дә кереп чыгарга, аларның эше белән, технологияләр белән танышырга була. Бу уникаль мөмкинлек», - дип мактады ТР башкаласын Цивилев.
Форумда Бәйсез Дәүләтләр Берлеге Электр энергетикасы советының утырышы булды. Берлектәге илләрнең министрлары шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм бөтен команданың кунакчыллык дәрәҗәсен бәяләде.
«Бу мәйданчыкны Берләшкән Дәүләтләр Берлегендәге илләр бик ошатып кабул итте, аларга барысы да бик ошады. Алар Рөстәм Нургалиевичка һәм аның командасына кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. «Без самолеттан төштек кенә, безне шундук кулларына күтәреп бөтен күргәзмә аша йөртеп чыктылар», - диде алар. Бу бик яхшы мәйданчык, биредә теләсә нинди форумны уздырырга мөмкинлек бар. Шул ук вакытта Казанда әлеге форумнарны оештыра һәм үткәрә алырлык әзерлекле команда да бар», - дип йомгаклады Цивилев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз