news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Читәнле төш...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында җиңү яулаган катнашучыларның эшләрен тәкъдим итә. Әдәби бәйге Татарстан Республикасы Милли музее һәм Габдулла Тукай әдәби музее тарафыннан оештырыла. Әлеге эшләр беренче тапкыр матбугатта тәкъдим ителә.

Читәнле төш...
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Читәнле төш

(Нәсер).

Матур, тәмле төш. Айлы кичтә авыл урамыннан барам, имеш. Ерактан гармун тавышы ишетелә. Берәү сыздырып ла гармун тарта!.. Әллүки! Тукайча.

Менә читән. Чүлмәк тә эленгән. Нәкъ Тукай заманындагыча! Әнә тумранда Шүрәлесе дә күренә. Башына таянып утыра. Кети-кети уйлыйдыр... Икенче бүлмәдә Су анасы күренә. Кулында алтын тарагы да бар! Ә күзләре...күзләре шундый куркыныч. Әгәр дә мин теге, Тукай әкиятендәге малай булсам, ул пәри-хатыннан курыккан булыр идем...

Уяндым. Читәнле төш тә, Тукай геройлары да юкка чыкты. Өндә боларны кайдан табарга? Барысын да Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда очратып була. Бер барсаң, ядкәрләр күңелгә бер үтеп керә дә, әнә шулай төш булып, кешене җылытып, татар моңы булып йөрәк түрендә саклана.

Дәрвишләр бистәсендәге 11нче татар гимназиясеннән Дәүләтҗанов Габдулла, 4 «б» сыйныф.

Җитәкчесе – Дәүләтҗанова Гүзәл Марат кызы.

news_right_1
news_right_2
news_bot