news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чита шәһәрендә татар җәмәгатьчелеге аксакалы Рәхмәтулла Нигъмәтуллин йорты ачылды

Байкал аръягы крае башкаласы Чита шәһәрендә Җәмигъ мәчете комплексына кергән татар җәмәгатьчелеге аксакалы Рәхмәтулла Нигъмәтуллинның яңартылган йорты ачылды. Бина 20 елдан артык ябык булган.

Рәхмәтулла Нигъмәтуллинның 1900 елда төзелгән агач йортын реставрацияләү проектын гамәлгә ашыруга Россия мөселманнарының дини лидеры шәех Равил Гайнетдин хәер-фатыйхасын бирде. РФ мөселманнарының Диния нәзарәте шул турыда хәбәр итә.

Реставрация эшләрен Байкал аръягы крае мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе имам-мөхтәсиб Алмаз Сәлахов җитәкләде. Алишер Усмановның «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фонды бу эшне башкарырга ярдәм итте. Байкал аръягы крае губернаторы Александр Осипов бу эштә һәрьяклап ярдәм күрсәтте. Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов та Байкал аръягы мөселманнары проектын хуплаган һәм аны гамәлгә ашырырга ярдәм иткән.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов Россия мөселманнары башлыгы шәех Равил Гайнетдиннән сәламләү сүзләрен җиткерде.

Аның сүзләренчә, Нигъмәтуллинның йортын торгызу төбәк мөселманнары, дәүләт һәм хәйричеләрнең уртак тырышлыгы белән башланган ихтирамга лаеклы эш. Дин эшлеклесе хәйрияче Алишер Усмановка, Байкал аръягы крае губернаторы Александр Осиповка һәм Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнехановка мөселманнарның мәдәни мирас объектын торгызуда һәм саклауда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Нигъмәтуллинның йортын ачу тантанасы Идел Болгары халыклары тарафыннан ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгына, Россия халыкларының мәдәни мирас елына һәм Чита Җәмигъ мәчетенә нигез салынуның 115 еллыгына багышланды.

Яңартылган бинада мәдәни-этнографик үзәк урнашачак. Анда татарларның көнкүреше экспонатлары тәкъдим ителәчәк, шулай ук Байкал аръягы крае мөселманнарының экспозицияләре һәм документлары аерым урын алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100