Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чита шәһәрендә Сабантуй үтте
Чита шәһәренең Хезмәт мәйданында Сабантуй бәйрәмен билгеләп үттеләр. Байкал аръягына бәйрәм уңаеннан Мәскәү һәм Казан артистлары килде, концерт программасы оештырылды һәм милли уеннар үткәрелде. Бу хакта җирле Мәдәният министрлыгы хәбәр итте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Бәйрәм кунакларын төбәкнең мәдәният министры урынбасары Татьяна Алекминская котлады. Аның сүзләренчә, Байкал аръягында төрле халыкларның гореф-гадәтләрен яраталар һәм хөрмәт итәләр.
Бәйрәм мәйданда уеннар, концерт һәм татар көрәше буенча ярышлар белән дәвам итте. Шулай ук кунаклар баганага менү, капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, аркар тартышу кебек уеннарда катнаша алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз