Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чит милләт кешеләре Тукай иҗаты белән таныша: Габдулла Тукай – сезнең президентыгыздыр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Узган атнада Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге узды. Һәр ел саен әлеге бәйгедә чит илдән килгән студентлар да катнашу теләге белдерәләр. «Татар-информ» хәбәрчесе студентлардан Тукайның иҗаты белән ничек танышулары һәм ни өчен бәйгедә катнашырга булулары турында сораштырды.
Африка милләте вәкиле: «Габдулла Тукайның шигырьләре француз теленә тәрҗемә ителгән, һәм бу мине җәлеп итте»
Нгуимтоп Стефани Марвей Камеруннан килгән, хәзерге вакытта Андрей Туполев исемендәге КАИның халыкара әзерлек бүлеге тыңлаучысы. Ул Габдулла Тукайның «Шүрәле»сеннән өзекне татар һәм француз телләрендә сөйләде. «Габдулла Тукайның шигырьләре француз теленә тәрҗемә ителгән, һәм бу мине җәлеп итте», – диде ул.
Аның җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, КАИда рус теле укытучысы Әлфия Исхакова кайбер студентларының татар шагыйренә шундый игътибар һәм хөрмәт күрсәтүләренә хәтта гаҗәпләнүләрен әйтте.
«Руандадан килгән (бик ярлы һәм катлаулы тарихы булган ил) 35 яшьлек бер студентымнан: «Кем ул Габдулла Тукай?» – дип сораган идем. «Ул, мөгаен, сезнең президентыгыздыр, чөнки сезнең шәһәр үзәгендә Тукай һәйкәле тора, Тукай метросы, Тукай урамы бар... Кая карама – бөтен җирдә Тукай. Мондый хөрмәт һәм игътибар бары тик президентка гына булырга мөмкин», – дип җавап кайтарды ул. Һәм аның ярлы (аларның фикеренчә) татар язучысы булуына бик гаҗәпләнде», – диде ул.
Тува милләтеннән Куулар Кайгал: «Татарларның «фишкасы» – телдә»
Куулар Кайгал – Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең беренче курс студенты. Тумышы белән Тува Республикасыннан.
«Консерваториядә без татар телен өйрәнәбез, һәм укытучыбыз безгә катнашырга, үз телебезне тәкъдим итәргә тәкъдим итте. Татар һәм тува телләре – бик охшаш телләр, чөнки бер тамыр – төрки халык. Татарлар үзара сөйләшкәндә нәрсә турында сүз барганын аңлыйм», – диде ул.
Ул Казан аның тәҗрибәсендә беренче зур шәһәр булуын да искә алды. «Татарларның «фишкасы» – телдә, ә бездә «фишка», Туваның энҗесе ул – тамак төбе белән җырлау (горловое пение). Казанга тәҗрибә белән уртаклашырга һәм яңа белемнәр туплау өчен килдем. Миңа монда барысы да бик ошый: шәһәр дә, кешеләр дә, мәдәният тә. Һәм безнең мәдәниятләр бик охшаш. Татарлар – тувалылар кебек дип әйтергә була, ләкин бик алга киткән», – дип сөйләде ул.
«Таҗик теленә бары тик «Шүрәле» генә тәрҗемә ителгән»
Россия ислам институтыннан Мохина Субханкулова «Шүрәле»не таҗик телендә башкарды. «Мин аның таҗик телендәге башка әсәрләрен тапмадым, ә «Шүрәле» дөньяның 19 теленә тәрҗемә ителгән», – диде ул. Габдулла Тукайның иҗаты һәм аның әсәрләре белән ул Казанга килгәч кенә танышуы турында әйтте.
- Чара турындагы тулы репортаж белән «Интертат» сайтында танышырга була: «Тукай – президентыгыздыр... Мондый хөрмәт бары тик президентка гына булырга мөмкин»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз