Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чит илгә чыгуда яңа кагыйдәләр: 20 гыйнвардан балалар белән сәяхәттә нәрсәләр үзгәрә
Бүгенге көннән балигъ булмаган россиялеләрнең чит илгә чыгуына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Чик аша чыгу кагыйдәләрендә нәрсәләр үзгәрде – «Татар-информ» материалында.
Электән гамәлдә булган кагыйдәләр буенча, россиялеләр башка илләргә чит ил паспорты буенча керә ала. Искәрмә булып биш ил тора иде: Абхазия, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Көньяк Осетия, анда Россия туристлары эчке паспортлар буенча, ә 14 яшьтән кечерәк балалар туу турындагы таныклык буенча керә ала иде.
20 гыйнвардан балигъ булган россиялеләр, шулай ук 14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр элеккечә бу биш илгә эчке Россия паспорты буенча керә алачак. 14 яшькә кадәрге балалар исә, бу республикаларга бары тик чит ил паспорты белән генә керә алачак, чөнки аларның кулларында РФ паспортлары юк.
Шуңа күрә әлеге биш илгә балалары белән ял итәргә барырга ниятләгән ата-аналарга үз балалары өчен чит ил паспортларын рәсмиләштерү турында алдан кайгыртырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз