news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит илдә уку өчен Президент стипендияләренә заявкалар кабул ителә башлады

Чит илдә уку өчен Россия Президенты стипендияләренә заявкалар кабул ителә башлады. Аның ярдәмендә студент яки аспирант безгә дустанә мөнәсәбәттә булган берәр илдә урнашкан югары уку йортында белем алу чыгымнарын каплый алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, виза, юл, яшәү, медицина иминияте һәм җирле транспорттан файдалану чыгымнары да түләнә.

Барлыгы 100 кеше (Россиянең төрле төбәкләреннән 40 студент һәм 60 аспирант) шундый стипендия иясе булачак. Әмма быел югары уку йортын тәмамлаучылар гына заявка бирә ала.

Сайлап алу критерийлары белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. Югары уку йортыннан конкурс заявкасын рәсмиләштерү өчен документларны 27 апрельгә кадәр тапшырырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100