Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чит ил яшьләре Балык Бистәсендә болан фермасында булды

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районына Гвинея, Бенин, Чад, Зимбабве, Нигерия, Камерун, Иран, Габон, Мисыр, Тунис, Бурунди, Эквадор, Колумбия, Гаити, Индонезия илләреннән чит ил кунаклары килде. Бу хакта «Авыл офыклары» сайтында хәбәр ителә.
Африка һәм Латин Америкасы яшьләренең максаты – Татарстанның тарихы, мәдәнияте һәм сәнәгать потенциалы белән танышу һәм илләр белән Татарстан яшьләре арасында элемтәләрне ныгыту иде.
Яшьләрнең районга сәфәре Степановка авылындагы «Кыргый ферма» экопаркына экскурсиядән башланды. Чит ил делегациясен биредә районның мәдәният хезмәткәрләре, гармунчылар җыр, музыка белән каршы алдылар. Кунаклар хәтта алар белән бергә татар биюен дә биеде.
Экскурсовод Эльмира Сибгатова кыскача гына район тарихы турында сөйләде. Алар килү хөрмәтенә район гимны яңгырады. Кунакларны кайнар чәй, коймак, тәм-томнар белән сыйладылар.
Экофермада булып, чит ил кунаклары уникаль табигый байлыклары булган иң популяр туристик урыннарның берсе турында белде, анда ел саен төрле илләрдән күп туристлар килә. Болан фермасы юкка гына Балык Бистәсе районының уникаль үзенчәлеге булып саналмый бит, дип яза Таңсылу Минһаҗева белән Идрис Әметов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз