news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит ил университетларының меңнән артык студенты Россия уку йортларына кайтырга булган

Россия югары уку йортлары алдында төп бурыч - икътисадның барлык тармаклары өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү темпларын саклап калу. Бу хакта бүген хөкүмәтнең югары белем бирү вәкилләре белән ачык сөйләшү барышында вице-премьер Дмитрий Чернышенко әйтте.

Ул шулай ук чит ил югары уку йортларында Россия студентларын дискриминацияләү очракларын да шәрехләде. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

«Хөкүмәт оператив рәвештә җавап бирде. Чит ил югары уку йортларыннан чыгарылган Россия студентларына РФ университетларына укырга керергә мөмкинлек бирү турындагы акт кабул ителде», - диде Чернышенко.

Мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков сүзләренчә, бүгенге көндә ведомство чит ил университетлары студентларыннан Россия югары уку йортларына күчерүгә 1213 гариза алган. 416 кеше укый башлаган инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100