news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чит ил паспорты ясату өчен дәүләт пошлинасы 20 процентка артачак

Россиядә 2024 елның 1 июленнән чит ил паспорты һәм башка документлар биргән өчен дәүләт пошлинасының 20 процентка индексацияләнә һәм бәяләр турында килешүләр төзү турындагы гаризаларны караган өчен дәүләт пошлинасы ике тапкыр киметелә.

Тиешле Федераль законга РФ Президенты Владимир Путин кул куйды. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

Аерым алганда, яңа чит ил паспортын (электрон мәгълүмат йөртүче белән) бирү өчен дәүләт пошлинасы 5 мең сумнан 6 мең сумга кадәр, ә 14 яшькә кадәрге балалар өчен 2,5 меңнән 3 меңгә кадәр артачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot