news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит ил машина йөртү таныклыгын алмаштырганда Россиядә яңадан имтихан бирергә кирәк була

2024 елның 1 апреленнән яңа закон үз көченә керәчәк, аның кысаларында Россиядә кайбер очракларда машина йөртү таныклыгын гамәлдән чыккан дип таный башлаячаклар. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Закон буенча чит ил машина йөртү таныклыклары Россиядә автомобильләр белән идарә итү таныклыгы аны алу көненнән соң бер ел узгач, гамәлдән чыгачак. Быелгы хисапның срогы булып үзгәрешләрнең үз көченә керү датасы 2024 елның 1 апреле булып санала.

Шулай итеп, әгәр чит ил гражданины яшәүгә рөхсәт яки Россия паспортын 2024 елның 1 апреленә кадәр алган булса һәм бу датага кадәр илкүләм машина йөртү таныклыгын алса, алар ел дәвамында имтиханнар тапшырмыйча Россия машина йөртү таныклыгына алыштыра алачак.

Әгәр чит ил кешесенең Россиядә яшәргә рөхсәте, РФ паспорты булмаса, алар «М», «А», «В» категориясе йөртү таныклыгын имтихан тапшырганнан соң гына алыштыра алачак, ә Россия таныклыгының «С», «D», «СЕ», «DЕ» категорияләрен Россия территориясендә укулар узгач кына алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100