news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит ил лидерлары Дагыстандагы терактларны гаепләде һәм кайгы уртаклашу белдерде

Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан лидерлары һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы генераль сәркатибе алдагы көндә Дербент һәм Махачкалада булган терактларга бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерде. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә.

ТАСС хәбәр иткәнчә, полиция хезмәткәрләре һәм гражданнар арасында күпсанлы корбаннар булу сәбәпле, Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев Россия Президенты Владимир Путинга телеграммада кайгы уртаклашты. Ул бу хәлне катгый рәвештә гаепләде һәм мондый чакыруларга каршы бергәләп көрәшү алга таба да дәвам итәргә тиеш, дип белдерде.

Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына мөрәҗәгать итте, аларга нык булуын, ә яралыларның тизрәк савыгуын теләде. «Кыргызстан терроризмның барлык формаларына каршы кискен чыгыш ясый һәм Россия хөкүмәтенең ил иминлеген тәэмин итү тырышлыгын хуплый», диелгән Россия дәүләте башлыгына адресланган телеграмма текстында.

Казахстан Россиягә оператив-эзләү чараларын оештыруда ярдәм күрсәтергә әзер, дип белдерде ил лидеры Касым-Жомарт Токаев. Ул Дагыстан православ чиркәүләрендә һәм синагогада терактларны «кешелексезлек» дип атады. Террорчылыкка каршы көрәш Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, Берләшкән милләтләр оешмасы һәм башка мәйданчыкларда актив дәвам итәргә тиеш, дип хәбәр ителә матбугат хезмәте Телеграм-каналында.

Шанхай хезмәттәшлек оешмасы генераль секретаре Чжан Мин бу хәлгә шаккаттуын белдерде. Фаҗига православие динендәгеләр Изге Троица көнен бәйрәм иткән көнне булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100