news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит ил күзәтүчеләре, шул исәптән НАТО илләреннән килүчеләр, Татарстан районнарына чыга

Татарстанда сайлау участокларының эшен 16,4 мең күзәтүче, шул исәптән чит ил вәкилләре күзәтеп торачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

«Без күзәтүчеләр 10 мең тирәсе булыр дип көткән идек. 16 400 күзәтүче эшли. Кичә халыкара күзәтүчеләр һәм экспертлар белән очраштым. Сайлау системасына шундый зур игътибар булгач, республика өчен горурлык хисе кичердем. Делегацияләр килә. Испаниядән килүчеләр ачык рәвештә: «Без НАТО иленнән», – дип әйтә. Рәхим итегез! Алар бүген Казан сайлау участокларында булды инде. Чит ил күзәтүчеләре республиканың башка шәһәрләрендә, районнарда булачаклар. Минем хезмәттәшләр әзер», – дип сөйләде ул.

Ул сайлау участокларында «тоталь видеокүзәтү» булуын да искәртте. Аның сүзләренчә, участокларның 98 проценты видеокүзәтү җайланмалары белән тәэмин ителгән. «Закон тарафыннан тиеш булмаган җирдә генә урнаштырылмаган», – дип аңлатты ул.

  • РФ Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кандидатны сайлауга кертте: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм бүген гамәлдә булган Россия лидеры Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100