news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чит ил кешеләре Белоруссия визасы белән Россиягә тоткарлыксыз килә алачак

Россия яки Белоруссия визасын алган чит ил гражданнары икенче ил чиген өстәмә визадан башка да үтә алачак. РФ Президенты Владимир Путин имзалаган шул хактагы закон хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«2020 елның 19 июнендә Минск шәһәрендә имзаланган Союздаш дәүләт төзү хакында килешүдә катнашучы илләр территориясенә чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затларның керүе белән бәйле башка мәсьәләләр буенча һәм визаларны үзара тану турындагы килешүне ратификацияләргә», - диелә текстта.

Үзгәрешләрнең 1 февральдән үз көченә керәчәге искәртелә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100