news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайның Нарат-Елга авылыннан Минһаҗевлар гаиләсе калфак тегү һәм бизәү белән шөгыльләнә

Чистайның Нарат-Елга авылыннан Минһаҗевлар гаиләсе калфак тегү һәм бизәү белән шөгыльләнә
Фото: Нарат-Елга авылы Мәдәният йорты сайтыннан

Чистай районы Нарат-Елга авылында уңган-булган гаиләләр шактый. Нәкъ менә алар авылның, районның һәм шәһәрнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнаша, иң яхшы гаилә традицияләрен саклыйлар һәм үстерәләр. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Нарат-Елга авылыннан Минһаҗевлар гаиләсенең «Тылсым» декоратив-гамәли сәнгать остаханәсе калфак тегү белән шөгыльләнә һәм аны төрле ысуллар белән бизи.

Гаилә остаханәсен оештыруда Фәнзилә Рәис кызы башлап йөри, аның әнисе Фәридә Шәүкәт кызы калфак өчен нигез ясау белән шөгыльләнә, ир туганы Разит Рәис улы эш өчен материаллар сатып ала.

Алар тегеп-чиккән калфаклар Сабантуйларда, төрле конкурсларда кул эшләре күргәзмәсен бизәп торалар.

«Сезгә сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз», дип хәбәр ителә Нарат-Елга авылы Мәдәният йорты сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot