news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайның Ислам үзәгендә бишек җырларына багышланган кичә булды

Чистайның Ислам үзәгендә бишек җырларына багышланган кичә булды
Фото: https://chistopol-rt.ru/

Чистайның Ислам үзәгендә Гаилә елы уңаеннан үткән «Әлли-бәлли, былбылым» кичәсе күңел кылларына кагылып, йөрәкләрдәге иң якты, җылы хисләр ташкынын кузгатты. Чарада өлкәннәр белән беррәттән студентлар, мәктәп укучылары катнашу аеруча сөендерде. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Ислам үзәге җитәкчесе Фәрит Галимовның көр тавышы барыбызны да берара дулкынлану тәэсирләреннән бүгенге чынбарлыкка кайтарды сыман. Ул аталарча нык тавыш белән бирегә килүчеләргә үзенең нәсыйхәтен юллады. Баланы ана карынында ук тәрбияләгез дигән гыйбарә һәрбер булачак ана йөрәгенә язылырга тиеш минемчә. Фәрит Мөҗип улының сүзләрен «Ак калфак» татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Рушания Закирова дәвам итте.

«Әлеге күркәм чараны уздыру идеясе белән шәһәребезнең ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ильмира Ярмушева мөрәҗәгать иткәч, без аны бик шатланып хупладык. Күзләреннән нур бөркелеп торучы милләтебезнең киләчәге булган егет-кызлар бүген күрсәтеләчәк матур йолаларны, шулай ук гореф-гадәтләрне белеп, аларны саклау өчен тырышырлар дип ышанабыз. Һичшиксез, үзебез дә алар белән элемтәне өзмәскә, тәрбияви чаралар үткәрергә тырышачакбыз», — диде ул.

Аның җитәкчелегендә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре күрсәткән «Кич утыру йоласы» залдагыларны нык дулкынландырды. Әлеге чарада да бишектәге сабыйны җырлый-җырлый йоклатулары һәрбер ана күңелендәге иң рәхәт, илаһи хисләрне уятты. Бала елый башлагач, күз тиюгә юрап, әтисенең күлмәгенә төрделәр. Әтисенең яратуын тоеп бала елаудан туктый дигән ышану бар икән.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ильмира Ярмушева чыгышы исә өлкәннәр, шулай ук яшьләребез өчен дә кызыклы булды. Уйланырлык та, горурланырлык та саннар китерде ул. Узган ел 257 малай, 230 кыз тууы турында әйтеп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100