news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайның Йолдыз бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Чистайның Йолдыз бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Фото: https://chistopol-rt.ru/

Чистай районы Йолдыз бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Чистай үзәк хастаханәсе баш табибы Илдар Хәнифов һәм Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов шәхсән үзләре биредә яшәүчеләрне котларга килде. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

«Табибка хәтле ярдәм бик кирәкле ул, аеруча шәһәрдән ерак булган җирләрдә. Минем уйлавымча, яңа фельдшер-акушерлык пункты биредә яшәүчеләрнең барысын да шатландырды, чөнки хәзер ярдәмне өеңнән ерак булмаган урында да алырга мөмкин», — диде башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов.

Фельдшер-акушерлык пунктын «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча торгыздылар. Эдуард Хәсәнов символик ачкычны фельдшер-акушерлык пунктында эшләячәк фельдшер Илья Усикка тапшырды. Биредә яшәүчеләр аның турыда барысы да яхшы фикердә. «Менә дигән фельдшер, бик ярдәмчел, киң күңелле кеше, аның белән аралашырга да бик рәхәт», — диләр алар.

Билгеле инде, яңа бина иске бинадан нык аерыла. Заманча ремонт белән генә түгел, җиһазлары белән дә. Биредә электрокардиограф, тонометр, небулайзер һәм башка күп нәрсәләр бар. Пациентларга беренче ярдәм дә квалификацияле булачак.

Фото: https://chistopol-rt.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100