news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай делегациясе Наро-Фоминск шәһәрендә хезмәт итүче якташлары янына барды

Чистай районы делегациясе Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов җитәкчелегендә ел саен Наро-Фоминск шәһәренә һәм 4нче танк Кантемиров дивизиясенең шефлыкка алынган хәрби частена бара. Күптән түгел чираттагы сәфәр оештырылды. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Туган йортыннан еракта булганнар якташны очрату туганыңны очратуга тиң булуны беләләр. Бу юлы егетләр дә шундый хисләр кичергәндер, мөгаен. Бүләкләр һәм тәмле милли ризыклардан кала, Чистайдан кунаклар тагын бер күңелле сюрприз әзерләгән, берничә солдатның әти-әнисе дә хәрби частькә килде.

«Барыбыз да солдатларның шундый яхшы шартларда хезмәт итүләренә сөендек. Ата-аналар өчен балаларының яхшы туклануы мөһим, шуңа күрә моңа аеруча игътибар юнәлттек. Мисал өчен, төшке аш вакытында солдатларның өчәр төрле ризыктан сайлап алу мөмкинлеге бар иде. Дини һәм милли өстенлекләр дә исәпкә алына. Бу үрнәк хәрби часть, анда ир-егетләр өчен барлык шартлар да тудырылган», – диләр солдатларның әти-әниләре.

Наро-Фоминск һәм Чистай 2012 елдан бирле тугандаш шәһәрләр булып тора. Шул вакыттан алып Чистай районы һәм Кантемиров гвардия танк дивизиясе арасында ныклы дуслык элемтәләре барлыкка килде. Ике яклы килешү нигезендә Чистай районы егетләре армия хезмәтенә элиталы дивизиягә чакырыла.

Чистай егетләре өчен Татар ашлары көнен үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Хәрбиләрне бер полкның ашханәсенә җыйдылар. Аларны милли татлы ризыклар белән сыйладылар.

«Ни кызганыч, күп кенә солдатлар кыр шартларындагы лагерьларда иде һәм алар безнең белән күрешә алмады. Ләкин иганәчеләр ярдәмендә сатып алынган бүләкләрне без барысы өчен дә алып бардык. Шулай итеп, һәркем туган җиребездән җылылык ала алды. Барысы да бик канәгать калды», – дип сөйләде Михаил Ксенофонтов.

«Татарстанлылар һәрвакыт лаеклы хезмәт итүләре, хәрби бурычларын үтәүгә намуслы караулары белән аерылып тора. Барлык ир-егетләребезгә үзләрен хезмәттә яхшы яктан гына күрсәтүләрен, аларны түземсезлек белән көткән әти-әниләре янына кайтуларын телим», – дип йомгак ясады ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100