news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайга гаилә учагы утын алып кайттылар

Чистайга гаилә учагы утын алып кайттылар
Фото: http://chistopol-rt.ru/

Чагыштырмача яшь, әмма мөһим бәйрәм — Әтиләр көне уңаеннан Яңа Чишмә районы ЗАГС бүлегендә «Россия йөрәге» гаилә учагы утын Чистай районына тапшыру тантанасы узды. Уникаль утлы лампаданы күп балалы Сәгъдиевлар гаиләсе кабул итте. Бу хакта «Чистай-информ» сайтында Гүзәл Хәйруллина яза.

Гаилә башлыгы Айрат Сәгъдиев Росгвардиядә хезмәт итә. Ул — илебезнең чын патриоты һәм яклаучысы, Чечняда, Украинада хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, шәһәр һәм район яшьләре арасында иҗтимагый патриотик эш алып бара. Аның хатыны Румия Сәгъдиева өченче балалары туганнан соң декрет ялында утыра. Ул шулай ук шәһәрнең күп кенә кешеләренә популяр татар җырчысы буларак та билгеле, әмма ул үзен гаиләсенә һәм балалар тәрбияләүгә багышлауны артыграк күргән.

Тату Сәгъдиевлар гаиләсендә менә дигән балалар: Ләйлә, Булат һәм Морат үсеп килә. Алар балалар бакчасына йөри һәм төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә, иҗат һәм спорт белән кызыксына. Әти-әниләре балалары игелекле, акыллы һәм тәрбияле кешеләр булып үссеннәр өчен бар көчләрен куялар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100