news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайдан хәрбиләргә һәм Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрелгән

Чистайдан хәрбиләргә һәм Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрелгән
Фото: http://chistopol-rt.ru/

Чистайдан махсус хәрби операция зонасына хәрбиләргә һәм Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләргә 20 тонна гуманитар йөк җибәрелде. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.

Беренче чиратта, бу азык-төлек җыелмасына 10 тонна он, 200 кг консервланган ит, сөт, көнбагыш мае, печенье, шикәр, чәй, макарон, ярмалар, бал, төрле тозлы ризыклар һәм башка күп нәрсәләр кергән. Йөк составына шулай ук җылы киемнәр, маскировкалау халатлары һәм 200 пардан артык аяк киеме, кышкы чорда аеруча актуаль булган күчереп йөртелә торган тимер мичләр, окоп шәмнәре керде.

Илебездә җитештергән машина да фронтка китте. «Нива» автомобилен шәһәребез эшмәкәрләренең берсе — Сергей Жуков тәкъдим итте, ул гуманитар ярдәм белән актив булыша.

«Хәзер фронтта күпләрнең машиналары бар һәм безнең хәрбиләр еш кына алар өчен нинди дә булса запас частьләр кирәклеген хәбәр итәләр. Аларның үтенечләре буенча без кирәкле әйберләрне алып киләбез. Шулай ук җылыту чаралары һәм төрле эш кораллары да актуаль булып кала. Мәсәлән, бензопычкылар, генераторлар, шөреп боргычлар», — дип билгеләп үтте Сергей Жуков.

«Хәрбиләргә балалар язган хатларны да җибәрдек. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары язган һәр хатта безнең барлык хәрбиләребезнең исән-сау өйләренә кайтуларын теләп язылган сүзләр бар», диелгән хәбәрдә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ватанны саклаучы көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Лисичанск халкы өчен 200 данәдә бүләк җыелмасы җибәрелде.

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов чираттагы тапкыр гуманитар йөкне илтеп бирүдә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100