news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайдагы XIV гасыр кабер ташларына мәдәни мирас объекты статусы бирелергә мөмкин

Чистайдагы XIV гасыр кабер ташларына мәдәни мирас объекты статусы бирелергә мөмкин
Фото: ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты

Чистайда мөселман зиратындагы XIV-XIX гасырлар эпиграфик һәйкәлләр һәм каберлекләр комплексын мәдәни мирас объекты дип танырга ниятлиләр. Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты боерыгы хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.

Сүз шәһәр чикләрендәге мөселман зираты территориясендә урнашкан комплекс турында бара. Ул алты һәйкәлне үз эченә ала. Хәзерге вакытта зират территориясендә 3 төрбә һәм 400гә якын кабер ташы сакланган. Ташларның күбесе XIX гасыр – XX гасырның беренче яртысында урнаштырылган.

Белгечләр фикеренчә, XIV гасырның эпиграфик кабер ташлары аеруча кыйммәткә ия. Алар төбәкнең урта гасыр тарихының һәм шул чордагы мөселман җирләү традицияләренең мөһим дәлиле булып тора.

Кабер ташлары известьташтан эшләнгән, сырлап уеп ясалган бизәкләр, куфи һәм ярымкуфи шрифтлары белән язылган гарәп язулары белән бизәлгән. Каберләргә куелган һәйкәлләрдә сигез таҗлы гөлбизәкләр, аркалы элементлар һәм каллиграфик бордюрлар очрый.

Ансамбль составына Исмәгыйль, Мөҗаҗ кызы Чибәркүрек, Мөхәтәр улы Мирхәзәр, Маҗар казый улы Исмәгыйль, Ибраһим улы Исхак һәйкәлләре һәм кабергә куелган һәйкәл кергән. Алар барысы да XIV гасырга карый.

Комитет мәгълүматларына караганда, Татарстанда 5 меңнән артык саклана торган объект, шул исәптән 2,2 меңнән артык архитектура һәйкәле, 3,5 меңгә якын археологик объект һәм 600гә якын шәһәр формалаштыручы объект исәпләнә. 2025 елда реестрга кимендә 60 яңа объект өстәү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot