news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайдагы борынгы бинага тарихи һәйкәл статусы бирелде

Чистайдагы борынгы бинага тарихи һәйкәл статусы бирелде
Фото: ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте

Чистайда Урицкий урамы, 71нче йорт адресында урнашкан XX гасыр башында төзелгән бинага рәсми рәвештә төбәк әһәмиятендәге тарих һәм мәдәният һәйкәле статусы бирелде. Мондый карар быел тәмамланган дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы нәтиҗәләре нигезендә кабул ителде. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике катлы кирпеч йорт модерн һәм классицизм чигендәге провинциаль архитектура үрнәге дип танылды. Интерьерга һәм декоратив детальләргә өлешчә үзгәрешләр кертелүгә карамастан, ул үзенчәлекле конструкциясен һәм уникаль элементларын саклап калган. Экспертлар фикеренчә, бина зур мәдәни һәм архитектур кыйммәткә ия.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр иткәнчә, объектны Бердәм реестрга кертү аны санкцияләнмәгән үзгәрешләрдән сакларга мөмкинлек бирәчәк һәм шәһәрнең тарихи төзелеш объектын саклауга игътибар җәлеп итәчәк. Хәзер йорт дәүләт һәм муниципаль хакимият контролендә, дип ассызыклады Гущин.

Комитет тарихи биналарны саклана торган объектлар исемлегенә кертү юнәлешендәге системалы эшне дәвам итә. Яңа мәдәни мирас һәйкәлләрен инвентаризацияләү һәм рәсмиләштерү эше даими нигездә алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot