news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайдагы мөселман яшьләре хәйрия акциясе үткәрде

Ял көннәрендә Чистай мөхтәсибәте мөселман яшьләре берлеге активистлары Рәҗәб ае җитү уңаеннан хәйрия акциясе үткәрде. Алар Чистай мөхтәсибәтенең социаль ашханәсендә тукланучы аз керемлеләргә һәм мохтаҗларга  бүләкләр тапшырды.

Активистлар шәһәрнең 5 мохтаҗ гаиләсенә  он, ит, сөт продуктлары, чәй һәм тәм-томнардан торган азык-төлек җыелмалары өләште. Чистай мөхтәсибәтендә мондый акцияләр даими үткәрелә. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Исегезгә төшерәбез, мөхтәсибәттә «Социаль ашханә» проекты кысаларында һәр атна саен кайнар ризык әзерләнеп мохтаҗларга таратыла. Бүгенге көндә бу утыздан артык гаилә дигән сүз, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100