news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда юл һәлакәтендә ике олы кеше һәм бер бала зыян күргән

Чистайга керү юлында җиңел машиналар бәрелешкән, анда ике олы кеше һәм бер бала зыян күргән. Татарстан Республикасы Прокуратурасының матбугат хезмәтендә шулай дип хәбәр иттеләр.

Беренче мәгълүматлар буенча, Nissan автомобиле белән идарә иткән йөртүче юлның каршы ягына чыккан һәм анда Lifan машинасы белән бәрелешкән. Авариядә машиналарның йөртүчеләре, шулай ук бер кечкенә пассажир имгәнгән.

Юл һәлакәте факты буенча тикшерү алдыннан үткәрелә торган гамәлләр башкарыла, бу очрак Чистай шәһәр прокуратурасы контролендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100