Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чистайда җырчы, нәфис сүз остасы Рөстәм Хөснуллин юбилее уңаеннан хәйрия концерты уздырды

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, нәфис сүз остасы Рөстәм Хөснуллинга 60 яшь тулды. Ул Чистайда юбилее уңаеннан «Фатиха» мәчетенә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты уздырды. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.
Төрле чараларны, бәйрәмнәрне ике телдә дә менә дигән итеп алып бара ул. Аның үзгә көр тавышына, сәләтенә искитәрлек. Менә дигән диктор. Заманында республика сәхнәләрен дә яулый алыр иде. Әмма ул туган җиренә тугры калып, Чистаена, халкына хезмәт итә.
Башкала кунаклары өчен башта шәһәр буйлап экскурсия оештырылды. Алар шәһәрнең тарихи, истәлекле урыннарында, мәчетләрдә булды. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр Әлфия һәм Госман Хәкимовлар шәһәребезнең, мәчетләребезнең тарихы, бүгенгесе белән таныштырып йөрделәр.
«Чистайны бик яраттык, сокланып карап йөрдек. Аның кешеләре дә бик яхшы, ягымлы, кунакчыл. Гаиләбез белән аерым бер экскурсиягә дә киләбез әле», — дип тәэсирләре белән уртаклашты Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров.
Кунак артистлар исә юбилярны котлап берсеннән-берсе матур җырларын бүләк итте. Мәскәүдән хәтле кайткан Илдар Идиятуллин, Азнакайдан килгән автор-башкаручы Булат Җиһаншин, «Күңел» радиосын алып баручы Марсель Мөсабиров, Балык Бистәсе егете Роберт Шәймәрданов, Әлмәттән Хәмид Мәткәримов, Мөслим районыннан Рөстәм Гыйлфанов, Нурлат егете Рөстәм Нәсыйбуллин да Чистай тамашачысына матур җырларын бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз