Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистайда яшәүче хатын-кыз, мошенникларга ышанып, 3 миллион сумнан артык акчасын югалткан
Ел башында Чистайда яшәүче хатын-кыз инвестиция белән шөгыльләнергә карар кылган һәм мошенникларга 2,9 миллион сум акча күчергән. Вәгъдә ителгән табышны алмаячагын аңлагач, ул полициягә мөрәҗәгать иткән.
Бер тапкыр алдануга да карамастан, 62 яшьлек хатын-кыз тагын инвестиция кертергә булган. Июнь башында аңа брокер шалтыратып, элегрәк инвестицияләгән акчасын кире кайтару, шулай ук процент алу мөмкинлеге хакында сөйләгән. Әмма моның өчен тагын 200 мең сум кертергә кирәк булган.
Югалткан миллионнарын кире кайтарырга өметләнеп, хатын-кыз брокерга акча күчергән, шуннан соң тегесе элемтәгә чыкмый башлаган.
Хәзерге вакытта хокук сакчылары әлеге факт буенча мошенниклык турында җинаять эше кузгатты, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз