Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистайда яшәүче хатын-кыз Казандагы теракт өчен 12,5 елга колониягә хөкем ителде
Үзәк округ хәрби суды Чистайда яшәүче 52 яшьлек хатын-кызны 12,5 елга гомуми режимлы колониягә хөкем итте. Хөкем карары теракт турындагы эш буенча чыгарылган.
«Татар-информ»га Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, билгесез кешеләр хатын-кызны террорчылык акты кылырга этәргән. Җинаятьчеләр Татарстанда яшәүче хатын-кыз белән мессенджер аша элемтәгә кереп, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган. Алар аны банктан кредит алырга һәм күрсәтелгән хисапларга акча күчерергә мәҗбүр иткән. Аннары алар аның Украина Кораллы көчләрен финанславын хәбәр иткән.
Җинаятьчеләр шантаж юлы белән хатын-кызны Казандагы административ бинага ут төртергә күндергән. Шул ук вакытта хатын-кыз аларның инструкциясе буенча яндыргыч җайланманы үзе ясаган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз