news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда яшәүче үзе ясаган курчакларны ярминкәләрдә һәм күргәзмәләрдә тәкъдим итә

Чистайда яшәүче үзе ясаган курчакларны ярминкәләрдә һәм күргәзмәләрдә тәкъдим итә
"Чистай-информ"

Чистайда яшәүче сувенир курчаклар остасы Татьяна Графычева курчаклар ясау белән ел ярым элек мавыга башлый. Ул берничә техниканы үзләштергән. Моның өчен мастер-класслар узган һәм хәзер үзе дә эш башлап җибәрүчеләр өчен остаз була ала.

Текстиль курчакның йөз һәм гәүдә элементларын бизәү өчен ул пастель, гадәти косметик күз бизәгечләр, акрил буяу һәм хәтта маркер куллана. Пыяла күзләрне һәм керфекләрне ябыштыру, тышкы кыяфәтне бизәү – авыр эш. Тагын берничә хәрәкәт һәм курчак оста кулында «җанлана». Курчакларының һәрберсенә оста ханым күңел җылысын сала.

«Эшлисем һәм иҗат итәсем килә. Кайчагында илһам килми, әмма кулыма эш алгач, барысы да әкренләп җайлана башлый. Кәефем шунда ук күтәрелә, башкарган эштән канәгатьлек барлыкка килә», – дип сөйли Татьяна Графычева.

Татьяна коллекциясендә катнаш техникада ясалган каркас курчаклар аерым урын алып тора. «Курчак ясау өчен полимер балчык кулланам. Барысы да кулдан ясала. Курчакларга күзләрне мин сатып алам, вак ташлар белән бизим. Хәзер төп бурыч – аларны йон кисәкләренә ябыштыру һәм моны пөхтә эшләү», – ди ул.

Йонлы персонажларга Татьяна Графычева аерым ярату белән карый. Аларны ясау өчен берничә көн кирәк. Текстиль, автор курчаклары кебек үк, фәрештәләр, эльфлар, әкият геройлары илебезнең төрле шәһәрләрендәге интерьерларны бизиләр.

Курчакларны социаль челтәрләрдә, шулай ук Чистай ярминкәләрендә һәм күргәзмәләрендә күрергә мөмкин.

 

Фото: © «Чистай-информ»

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100