Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистайда яшәүче укытучы мошенникларга миллион сумга якын акчасын биргән
Мошенниклар Чистайда яшәүче элек укытучы булып эшләгән хатын-кызның 985 мең сум акчасын урлаган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 64 яшьлек хатын-кызга мессенджерда электрон документ әйләнеше системасындагы операцияне төгәлләргә кирәклеге турында хәбәр килгән. Хатта сылтама күрсәтелгән булган. Элек мәгариф өлкәсендә эшләгән хатын-кызга бу хат сәер булып тоелмаган.
Тиздән аңа Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәрләре исеменнән билгесез кешеләр шалтырата башлаган. Алар хатын-кызга аның шәхси кабинетын ватып керүләре турында хәбәр иткән. Алар аны шәхси мәгълүматларын кредитлар алу яки террорчыларны финанслау өчен файдаланырга мөмкиннәр, дип кисәткән. Аннары хатын-кызга прокуратура хезмәткәре исеменнән ир-ат шалтыраткан һәм хатын-кызга җинаять җаваплылыгы янарга мөмкин, дип хәбәр иткән. Аферист хатын-кызны ашыгыч рәвештә бөтен акчаларын «якланган» счетка күчерергә күндергән.
Хатын-кыз, финансларын югалтудан куркып, 985 мең сум акчасын мошенниклар кушкан счетка җибәргән. Алдануын аңлагач, ул полициягә мөрәҗәгать иткән. Анда җинаять эше ачканнар.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында гражданнарны игътибарлы булырга, шикле шалтыратуларга һәм хәбәрләргә ышанмаска (бигрәк тә акча күчерергә кушкан очракта) чакырдылар. Мондый шалтыратулар килгән очракта шунда ук полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк, диделәр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз