Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистайда Хатыйп Миңнегуловның «Озын гомерем хатирәләре» дигән юбилей кичәсе булган
Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә татар әдәбияты галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор, Хатыйп Миңнегуловның «Озын гомерем хатирәләре» исемле әдәби-музыкаль кичәсе уздырылган. Кичәне Чистай мөхтәсибәте, җирле татар конгрессы, «Ак калфак» оешмасы, мәгариф бүлеге оештырырга ярдәм иткән.
«Республика кунаклары арасында филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, диктор, ТР hәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, дәреслекләр авторы Фоат Галимуллин hәм Хатыйп Миңнегуловның укучысы, филология фәннәре кандидаты, язучы, тәнкыйтьче, татар әдәбияты галиме, укытучы, дин гыйлеме белгече Рәҗәп Бәдретдинов та булды. Кичәдә Чистай шәһәре hәм районы укытучылары, китапханәчеләр, мөслимәләр катнашты», - дип хәбәр итә Чистай мөхтәсибәте.
Рәҗәп Бәдретдинов билгеләп үткәнчә, әлеге кичәдә татар теле, дин, тарих, милли мәгариф, тәрбиягә кагылышлы темалар турында сөйләшкәннәр. «Кичә мизгел эчендә үтте дә китте. Күңелләр якты хисләр, өмет-ышаныч белән тулды. Озак вакытка җитәрлек көч-илһам алдык», - дигән ул.
Яуширмә төп гомумбелем мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәсхетдинова Казан шәһәренең 11нче гимназиясендә Хатыйп Миңнегуловка багышланан халыкара фәнни-гамәли конференциядә Яуширмә авылы китапханәчесе Ләлә Зарипова белән катнашулары турында да искәртеп узды.
«Хатыйп ага үз кеше, аны һәрчак көтеп алалар. Гимназия коллективы яраткан язучыбызның асыл мирасын укучыларга җиткерү өчен нык тырыша. Хатыйп ага исә үзе дә ел саен монографияләр чыгара. Конференция барышында яңгыраган: «Сез сәнгать, әдәбият, тарих белән яшисез. Сез – милләтебезнең алтын кешесе», - дигән сүзләр үзе үк аның ни дәрәҗәдә асыл зат икәнен янә бер кат раслый!» – диде Лилия Фәсхетдинова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кичә азагында Хатыйп Миңнегулов барлык оештыручыларга рәхмәтен белдергән. «Фикерләребез уртак, бер дулкында. Бу сөйләшү милли тәраккыятебезгә билгеле бер йогынты ясар. Авыр халәтебездән чыгарга кирәк. Аллаһы боерса, киләчәгебез булыр», — дигән ул.
«Олуг юбилярга, милләтебезнең йөзек кашына без дә иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Ул – татар халкының горурлыгы, киләчәктә дә аңа сау-сәламәт булып, тигезлек, күңел тынычлыгы белән, иҗат чишмәсен саектырмый яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен», - диде Лилия Фәсхетдинова.
- Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов – фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның дәүләт бүләге лауреаты (1995), Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, «Халыкара ел кешесе» (Англия, Кембридж, 1998), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Кол Гали (1998), Гаяз Исхакый (2005), Җамал Вәлиди (2014), Сөббух Рәфыйков (2015), Һади Атласи (2017) һәм Шиһабетдин Мәрҗани (2018) исемендәге әдәби, гыйльми премияләр лауреаты, Халыкара казакъ-төрек университетының «Шәрәфле профессоры» (2004), «Мактаулы остаз» (2024), танылган галим, тюрколог-ориенталист, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз