Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистайда укучылар өчен техник фән бәйрәме булды
КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы җитәкчелеге берничә ел рәттән мәктәп укучыларын кунакка чакыра. Бу юлы да алар өчен Ачык ишекләр көне үткәрелде. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.
«Бездә зур чара — традиция буенча индустриаль партнерлар белән бергә үткәрелүче техник фән бәйрәме. Мин бирегә максатчан һәм энергияле, техник фәннәргә тартылучы укучылар җыелуына ышанам», — диде «Восток» филиалы директоры Илшат Мөхәммәтҗанов.
Аннары укучылар 9 аудиторияләргә таралышты. Егетләр һәм кызлар җирле предприятиеләр продукциясенең күргәзмәсендә булды, аларның эшчәнлекләре турында белделәр. Филиал студентлары укучыларга прибор төзелеше һәм информацион технологияләр өлкәсендә үзләренең эшләнмәләрен күрсәтте. Мәктәп укучылары үзгәртүче битлекләр киеп карады, КАИ студентлары тапкан компьютер уеннарында уйнады, мастер-классларда катнашты.
Укытучылар оештырган эксперименталь физика һәм химия тәҗрибәләрен күпләр кызыксынып карады. Мәктәп укучыларының барысын да үзләрендә тоя алуы иң мөһиме иде.
Экспериментларның берсе — роза һәм сыек азот белән үткәрелгән тәҗрибә. Тере розаны азот белән бергә бер савытка урнаштырдылар. Әлеге матдә белән кушылгач, роза пыяла кебек бик нәзбереккә әйләнде һәм өстәл өслегендә бик җиңел ватылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз