news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда Украинада алган яралардан үлгән сержант белән хушлашалар

Чистайда Украинада алган яралардан үлгән сержант белән хушлашалар
Фото: © Елена Сәләхова / «Татар-информ»

Чистайда Никита Орлов – Украинадагы махсус операция вакытында алган яралардан үлгән сержант белән хушлашалар.

Хушлашу мәрасиме Никольский чиркәвендә уза. Сержантны соңгы юлга озатырга дистәләгән кеше килде.

Тумышы белән Чистайдан булган Никита Орлов Сахалинда зенит ракета взводының бүлек командиры булып хезмәт иткән.

Махсус хәрби операция башлануы турында игълан ителгәннән соң, Орловны Донбасска озатканнар. 2 майда дошманның контрһөҗүмен кире кайтарган вакытта ул каты яралана.

Аны хәрби госпитальгә китерәләр, әмма ун көн узгач, 12 майда, аның йөрәге тибүдән туктый. Никита Орловка 27 яшь иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot