news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда «Тормыш – пьеса кебек: Гаяз Исхакый» фестиваленең беренче көне узды

Чистайда «Тормыш – пьеса кебек: Гаяз Исхакый» фестиваленең беренче көне узды
Фото: Чистай дәүләт тарихи-архитектур һәм әдәби музей-тыюлыгы

Чистай районы һәм Чистай шәһәре татар әдәбиятын һәм театр сәнгатен сөючеләр өчен очрашу үзәге булды. Биредә язучы һәм драматург Гаяз Исхакыйга багышланган фестиваль чаралары узды. Бу хакта Чистай дәүләт тарихи-архитектур һәм әдәби музей-тыюлыгы ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

Фестиваль Чистай районының Яуширмә авылында башланып киткән. Башта кунаклар өчен Г.Исхакый музее буйлап театральләштерелгән экскурсия оештырылган. Аннары җирле мәдәният йортында тамашачылар игътибарына Галиәсгар Камал исемендәге легендар Татар дәүләт академия театры артистлары башкаруында «Артист» (Габдулла Кариев) спектакле тәкъдим ителгән.

Шуннан соң көннең төп интеллектуаль вакыйгасы – фәнни-гамәли укулар башланган. Укулар программасында мөхтәрәм кунаклар – ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Чистай музей-тыюлыгы дирекциясе катнашкан. Татарстан һәм Башкортстанның әйдәп баручы галим–филологлары, текстологлары һәм әдәбият белгечләре Исхакыйның тормышы һәм иҗаты, аның кулъязма мирасы һәм XIX-XX гасырлар чигендәге әдәбияттагы роле турында докладлар белән чыгыш ясаган.

Чаралар программасы Чистай шәһәрендә дәвам иткән. «Укытучы йорты» мемориаль әдәби музее сәхнәсендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге Казан театр училищесы студентлары чыгыш ясаган. Тамашачыларга Галиәсгар Камалның «Бүләк өчен», Гаяз Исхакыйның «Алдым-бирдем», «Җәмгыять», «Ике гашыйк» әсәрләре буенча миниатюралар һәм күренешләр күрсәтелгән.

Фестиваль дәвам итә. Алда безне театр сәнгате белән яңа очрашулар көтә, диелә хәбәрдә.

  • Масштаблы мәдәни проект Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы тарафыннан «Лукойл», «Ритек», Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Чистай районы администрациясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot