news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда табиб-кардиологлар һәм терапевтлар өчен квалификация күтәрү мәктәбе үтте

Чистайда табиб-кардиологлар һәм терапевтлар өчен квалификация күтәрү мәктәбе үтте
Фото Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан

Чистайда кардиологлар һәм терапевтлар өчен республика мәктәбе узды. Аның эшендә амбулатор-поликлиника эше буенча баш табиб урынбасарлары, табиб-кардиологлар, гомуми практика табиблары (гаилә медицинасы), участок табиб-терапевтлары, Алексеевск, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чистай табиб-неврологлары катнашты.

Чарада медицина фәннәре кандидаты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы Зөлфия Ким йөрәк-кан тамырлары авыруларының беренчел һәм икенчел профилактикасына җентекләп тукталды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Бүгенге көндә йөрәк-кан тамырлары авырулары республикада гына түгел, бөтен Россия буенча үлем санының төп сәбәбе булып кала. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалауның һәм дәвалауның заманча ысулларын, йөрәк-кан тамырлары авыруларын беренчел һәм икенчел профилактикалауның принципларын гамәлгә кертү йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлемнәрне киметергә мөмкинлек бирәчәк", - диде Зөлфия Фәритовна.

Республика мәктәбендә катнашучылар лекторлар белән артериаль гипертензияне дәвалауның теоретик һәм практик алымнары, дару препаратларын рациональ сайлау, шулай ук монотерапияне һәм диуретикларны дәвалауда куллану турында фикер алыштылар. Реаль һәм клиник мисалларда практикадан контрольсез һәм резистент артериаль гипертензия очраклары каралды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot