Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистайда «Сәүдәгәр утары» ачылды
Ул шәһәр үзәгендә, Скарятин бакчасы янәшәсендә урнашкан. Казаннан килгән туристлар беренче кунаклар булдылар, дип хәбәр итә «Чистай хәбәрләре».
Проектны җирле эшмәкәр Сергей Смольков оештырды. Утарда һөнәри остаханәләр, мич һәм мангал белән кыр кухнясы, хәтта терлек абзары да бар. Урын да очраклы рәвештә генә сайланмаган: революциягә кадәрге елларда биредә шәһәр ат абзарлары булган.
«Без Татар Сарсазы авылыннан хайваннарны бирегә алып килдек, анда сыерлар гына калды. Хәзер безнең дөягә кунаклар да утырып йөри ала, шулай ук атларга утырып йөрергә дә мөмкин», - дип сөйләде Сергей Смольков.
Төп горурлык – уникаль шәм мануфактурасы. Якын-тирәдә шундый мануфактура Түбән Новгород шәһәрендә бар. Борынгы үрнәктәге станокны Дивеево авылыннан алып кайттылар. Кунаклар ул процессны күреп кенә калмадылар, үз куллары белән сувенирлар: шәмнәр, чүлмәкләр, үрелгән кәрзиннәр дә ясадылар. Планда – тагын ике чүлмәк ясаучы түгәрәкне булдыру.
Ачылу тантанасында туристларны түгәрәк ипи һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Биюләр һәм музыка белән Мөслим авылы Мәдәният йорты коллективлары һәм Аксубай районыннан килгән «Ивушка», «Ялкын» ансамбльләре, шулай ук саксофончы Павел Долганов сөендерде. Бәйрәмдә мичтә пешкән беленнәр һәм шашлык, пылау белән сыйландылар. Ә кульминация ноктасы булып тынычлык һәм мәхәббәт символы булган күгәрченнәрне һавага очыру булды. Аларны үрчетү белән Николай Родичкин шөгыльләнә.
«Барысы да күңелле һәм үзенчәлекле булды! Дөядә йөрүләр һәм күгәрченнәр очыру аеруча истә калды», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Лилия Михеева.
Сергей Смольковның хыялында мичтә пешкән ризыклар белән сәүдә трактиры ачу, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз