news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда Россия Герое Игорь Грудновка һәйкәл ачылды

Чистайда Россия Герое Игорь Грудновка һәйкәл ачылды
"Чистай-информ"

Чистайда Россия Герое, генерал-полковник Игорь Сергеевич Грудновка һәйкәл ачу тантанасы узды. Монумент Тегермән мәйданы микрорайонында урнаштырылды. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Һәйкәлне ачу тантанасында Россия Илкүләм гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы командующие вазифасын вакытлыча башкаручы генерал-лейтенант Сергей Просяник, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, Казан гарнизоны хәрби прокуроры, юстиция подполковнигы Мунко Цыренов, шулай ук Игорь Грудновның Хабаровск һәм Краснодар өлкәләреннән килгән тол хатыны һәм кыз туганнары, шулай ук шәһәрдә яшәүчеләр катнашты.

Игорь Грудновка хөрмәт күрсәтергә хокук тәртибе гаскәрләре ветераннары, росгвардиячеләр – территориаль ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре, Советлар Союзы Герое С.Е.Кузьмин исемендәге кадет мәктәп-интернаты укучылары килде.

Чарада Татарстан Республикасының атказанган артисты, майор Вадим Кравчук җитәкчелегендәге Росгвардиянең Казан полкы хәрби оркестры катнашты.

Россия Герое турындагы истәлекне аның кечкенә ватанында мәңгеләштерү турындагы карар агымдагы ел башында Татарстанның махсус ведомствоара комиссиясе утырышында кабул ителгән. Проект авторы – скульптор, Россия һәм Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзасы Алексей Щитов

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100