news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда мобилизацияләнгәннең гаиләсе яшәгән йортка су үткәрделәр

Чистайда мобилизацияләнгәннең гаиләсе яшәгән йортка су үткәрделәр
"Чистай-информ"

Чистай районында мобилизацияләнгәннең гаиләсе яшәгән йортка су үткәрделәр. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Евсеевлар гаиләсе йортка янкорма төзи, әмма гаилә башлыгы махсус хәрби операция зонасына китә һәм күп нәрсәне эшләп бетерә алмыйлар, шул исәптән су үткәрергә өлгермиләр.

— Сусыз яшәү бик авыр, ә өч бала белән, шуларның берсе әле 10 айлык кына булганда, бигрәк тә. Башта өч катлы кооператив йортның су белән тәэмин итү системасына кушылырга теләгән идек. Ләкин йорт идарәчесе моңа каршы булды, имеш аларның торбалары башка төрле һәм бернәрсә дә килеп чыкмаячак. Шуннан соң мин хакимияткә мөрәҗәгать иттем һәм озак та үтмәде минем белән су каналыннан элемтәгә керделәр. Без су үткәрү вакыты турында килештек һәм бер атна эчендә безгә барысын да эшләп бирделәр, — дип уртаклашты Рената Евсеева.

Хатын-кыз мондый бүләктән канәгать. Ул су үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә, шул исәптән Чистай су каналының генераль директоры Таһир Әхмәтҗановка һәм баш инженер Алмаз Мифтахетдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Хәзер, өйгә су кергәч, тормыш итү күпкә җиңеләя. Әмма торбалар салу өчен җир казырга туры килгәнлектән, хәзер асфальтланган участок урынында пычрак. Шуның аркасында аннан йөрү авыр. Хатын-кыз хакимияткә мөрәҗәгать иткән инде, анда тиздән проблеманы хәл итәргә вәгъдә иткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100