news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда мобилизацияләнгән хәрбинең әнисенә район газетасына язылу рәсмиләштерелде

Чистайда мобилизацияләнгән хәрбинең әнисенә район газетасына язылу рәсмиләштерелде
"Чистай-информ"

«Язылу бүләк ит!» хәйрия акциясенә мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының Чистай филиалы җитәкчесе Әхәт Хафизов та кушылды. Ул Кызыл Ялан авылында яшәүче өч хатын-кызга: тыл хезмәтчәннәренә һәм мобилизацияләнгән хәрбинең әнисенә 2023 елның икенче яртыеллыгына «Чистай хәбәрләре» район газетасына язылу рәсмиләштерде. Бу турыда «Чистай-информ» хәбәр итә.

«Кызыл Ялан – татар авылы һәм биредә туган телдә, аеруча өлкән буын кешеләре, газета укырга ярата. Шуңа күрә мин бу гаиләләргә кечкенә бүләк ясарга булдым, аларны район басмасына яздырдым. Сүз уңаеннан, анда Кызыл Яланда яшәүчеләр турында да язмалар чыга. Мин үзем дә газетаны алдырам, анда чыккан материалларны яратып укыйм. Аның битләрендә һәрвакыт шәһәр һәм район кешеләре турында кызыклы мәкаләләр, ышанычлы, тикшерелгән мәгълүмат басыла», – дип билгеләп үтте Кызыл Ялан авылында туып-үскән мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының Чистай филиалы җитәкчесе Әхәт Хафизов.

«Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газеталарына язылу кампаниясе дәвам итә. Туганнарыгызны, дусларыгызны яки социаль учреждениеләр коллективларын район газетасына яздырып, сез дә «Язылу бүләк ит!» акциясендә катнаша аласыз», диелгән хәбәрдә.

Язылуны почта элемтәсенең барлык бүлекчәләрендә, газета редакциясендә һәм онлайн рәсмиләштерергә мөмкин.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100