news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышы булды

Чистайда Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышы булды
"Чистай хәбәрләре"

Чистай муниципаль районы башлыгы каршында Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советының чираттагы утырышы узды. Аны район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.

Утырышның көн тәртибе дүрт пункттан торды. Шуларның беренчесе Чистай районы мәгариф оешмаларында туган телләрдә укытуны оештыруга кагылды. Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Новикова билгеләп үткәнчә, районда тел өлкәсендә шәхеснең конституцион хокукларын тормышка ашыру өчен шартлар үтәлә, укучыларны туган телләрендә укыту һәм тәрбияләү өчен кирәкле шартлар тудырылган. Ике дәүләт теленең конституцион статусына максатчан рәвештә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләнә.

— Районның балалар бакчаларында туган татар телендә белем һәм тәрбия бирү 50,2 процент тәшкил итә. Бер авылда мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе чуваш телендә тәрбия һәм укыту белән шөгыльләнә, анда 8 бала йөри. Шәһәрдә һәм районда туган татар телендә укыту белән 8 милли мәктәп, рус телендә укыту белән — 20, чуваш телендә, этномәдәни компонент ярдәмендә укыту белән 1 милли мәктәп эшли, — дип сөйләде ул.

Мөселман яшьләре берлеге 2014 елда төзелгән һәм Чистай мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге булып тора.

— Безнең оешма эшенең максаты — мөселман яшьләренең җәмгыятькә яраклашу һәм җайлашу, тулы, профессиональ үсү өчен шартлар тудыру, яшьләрне ватанпәрвәрлек, югары әхлаклылык һәм сәламәт яшәү рәвеше рухында тәрбияләү һәм башка бик күп нәрсәләр, — диде коммерцияви булмаган оешма җитәкчесе Рәмис Шәрәфетдинов.

«Авылда дәвамчыллык саклана: мәктәпкәчә белем бирү, мәктәп, Мәдәният йорты, авыл музее. Алар барысы да тыгыз хезмәттәшлектә эшлиләр, туган тел традицияләрен саклыйлар һәм арттыралар», — диде Чуваш милли-мәдәни үзәге эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Петр Плотников.

Татар Баганалысы авыл җирлегендә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту турында башлык Рәфис Җаббаров сөйләде. Ул авыл җирлегендә мигрантлар белән дә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча даими эш алып барылуын хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100