news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда Милләт туеның 120 еллыгына багышланган фәнни-агарту конференциясе үткәрелде

Чистайда Милләт туеның 120 еллыгына багышланган фәнни-агарту конференциясе үткәрелде
Фото: Ләйсирә Фазлыева

Чистай шәһәрендә, Муса Бигиев белән Әсма-Галия Камалованың туй көннәренә туры китереп, җирле мөхтәсибәт Милләт туеның 120 еллыгына багышланган фәнни-агарту конференциясе оештырды. Бу хакта Мәскәү диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциядә галимнәр, дин әһелләре, җирле хакимият вәкилләре, туган якны өйрәнүче белгечләр, дөньяви һәм дини уку йортлары шәкертләре катнашты.

Муса Бигиевнең тормыш юлын һәм хезмәтләрен тәфсилләп өйрәнүче фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов моннан 120 ел элек узган туй чарасының ул вакыттагы мөселман җәмгыяте өчен нинди әһәмияткә ия булуын аңлатты. Үз чыгышында ул Муса Бигиевкә багышланган хезмәтләр белән дә таныштырды.

Конференциядә тарих фәннәре докторлары Айдар Хәбетдинов, Илдус Заһидуллин Муса Бигиевкә һәм ул яшәгән чорга бәйле тарихи вакыйгалар хакында; тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова XX йөз башы галимнәренең «милләт» төшенчәсенә карата күзаллаулары турында чыгыш ясадылар; ә тарих фәннәре кандидаты Әлфия Хәкимова Бигиевнең хатыны Әсма-Галия Камалова шәхесе белән таныштырды. Чарага Мисыр галиме – доктор Хәмдәллаһ әс-Сафти, Болгар Ислам академиясеннән онлайн кушылып, М. Бигиев турында сөйләде.

Чистай районы мөхтәсибе Мөхәммәд Кыямов җирле мөселманнарның дини һәм милли шәхесләрнең мирасын саклауда куйган хезмәтләре турында бәян итте, һәм киләчәктә гыйльми юнәлешкә аерым игътибар бирергә ниятләүләре белән дә уртаклашты.

Конференциядә Бигиевләрнең нәсел дәвамчылары да катнашты. М.Бигиевнең улы Әхмәтнең оныгы – сценарист Наталия Искәндәр кызы Шимборецкая сәламләү видеоязмасы юллады, ә кызы Һиндның оныгы – Уфада яшәүче Алия Абдулхак кызы Янгирова чарага үзе килде. Ул чара барышында чыгыш ясауны түгел, ә тыңлауны хуп күрде. Фәкать конференциядән соң галимнәр каршында бабасының мирасын өйрәнгән өчен Айдар Хәйретдиновка, һәм чараны оештырган өчен Чистай мөхтәсибәтенә олы рәхмәтен җиткерде.

Чарадан соң конференциядә катнашкан кала кунаклары «Нур» мәчетен, «Камалия» белән «Әмирхания» мәдрәсәләрен карады, Закир ишан Камаловның каберен зиярәт итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot