news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда махсус операция зонасындагы хәрбиләрдән Рәхмәт хатлары тапшырылды

Чистайда махсус операция зонасындагы хәрбиләрдән Рәхмәт хатлары тапшырылды
Фото6 http://chistopol-rt.ru

Махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләренә ярдәм итүче чистайлыларга рәхмәт белдерде. Муниципалитетта киңәшмә-планеркада Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Чулпан Сөләйманова җитәкчелегендәге «Чистай — фронтка» волонтерлар хәрәкәте, «Чистай электр челтәре» челтәр компаниясе филиалы директоры Руслан Касыймов, Татарстан «Интерхиммед» предприятиесе директоры, Чистай муниципаль районы Советы депутаты Рәмис Сафиуллин, «Галант» компаниясе төркеме җитәкчесе Сергей Абакунинга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Алар «Изге Георгий» 7нче диверсия-разведка штурм бригадасының җитәкчелеге һәм шәхси составы махсус хәрби операцияне үткәрү кысаларында хәрбиләрнең үз эшләрен сыйфатлы башкаруларына һәм куелган максатларга ирешүдә ярдәм иткәннәре өчен билгеләп үтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100