news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда махсус хәрби операция зонасында һәлак булучыларга һәйкәл ачылды

Чистайда махсус хәрби операция зонасында һәлак булучыларга һәйкәл ачылды
"Чистай-информ"

Чистайда «Торналар» мемориалы янында яңа һәйкәл ачу тантанасы узды. Ул махсус хәрби операция зонасында һәм башка локаль конфликтларда һәлак булучыларга багышланды. Анда махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең туганнары, локаль сугышлар ветераннары, предприятие һәм оешма вәкилләре, шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты. Бу хакта «Чистай-информ» сайтында хәбәр ителә.

«Бүген без төрле хәрби конфликтлар, шул исәптән махсус хәрби операция вакытында һәлак булучыларны искә алабыз, алар турындагы хәтерне яңартабыз. «Сугышчан туганлык» оешмасына, Рәфис Мәхмүтовка, Юрий Бочкаревка һәм башкаларга һәйкәл куюда актив катнашканнары өчен зур рәхмәт. Сез моңа күп көч һәм акча сарыф иттегез. Барлык чистайлыларга битараф булмаганнары, ир-егетләргә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Бергә без көч! — дип билгеләп үтте Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов.

Һәлак булган хәрбиләрнең туганнарының кайгысын уртаклашу һәм ярдәм сүзләре белән сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, шәһәр руханилары вәкилләре чыгыш ясады.

«Россия Федерациясе язмышы хәл ителә торган борчулы вакытта бу һәйкәлне ачу кирәкле эш», — диде «Сугышчан туганлык» оешмасының төбәк бүлеге җитәкчесе, отставкадагы генерал-майор Иван Стогнеев.

Батырлар турында хәтерне саклауның мөһимлеге турында үсеп килүче буын вәкилләре дә сөйләде. Биредә җыелганнар алдында кадет мәктәп-интернаты укучысы чыгыш ясады.

Бер минут тынлык урнашты. Илебезне саклау өчен үз гомерләрен корбан иткән хәрбиләрне тагын бер тапкыр искә алдылар. Чара ахырында һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар куйдылар. Күркәм гадәт буенча күккә ак күгәрченнәр очырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100