news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда мәктәп укучылары һәм студентлар кошлар өчен җимлек ясады

Чистайда мәктәп укучылары һәм студентлар кошлар өчен җимлек ясады
Фото: http://chistopol-rt.ru/

Чистайда Балалар һәм яшьләр иҗат йортында «Кошлар өчен эко-ашханә» муниципаль җимлек конкурсына йомгак ясалды. Җимлекләр конкурсына төрле зурлыктагы һәм дизайндагы 100дән артык иҗади эш тәкъдим ителде. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.

Конкурсны Биологик байлыклар буенча дәүләт комитеты, «Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре, «Алдынгылар хәрәкәте», шулай ук Чистай районының ата-аналар комитеты вәкилләре оештырды.

Бүләкләү тантанасы башланыр алдыннан күргәзмә тәкъдим ителде. Анда төрле зурлыктагы һәм дизайндагы җимлекләр бар. Тышкы аермалары булуга карамастан, иҗади эшләрнең барысын да кошларны кайгыртып башкарылуы берләштерә.

«Конкурста катнашуның төп шартларының берсе экологик чиста материаллардан җимлек әзерләү иде. Катнашучылар, нигездә, үз эшләрен агачтан, төрле ботаклардан һәм саламнан ясадылар. Мондый конкурсларның әһәмияте — балаларның игътибарын кышкы чорда кошларны ашату проблемасына җәлеп итүдә һәм канатлы дусларыбызга ярдәм күрсәтү», — дип билгеләп үтте «Чиста болыннар» табигый тыюлыгы җитәкчесе Максим Улыбин.

Конкурсны оештыручылар эшләрне бәяләү һәм җиңүчеләрне билгеләүнең бик авыр булуын билгеләп үттеләр, шуңа күрә биологик байлыклар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында интернет-тавыш бирү барды, анда теләгән һәркем үзенә ошаган эшләнмә өчен тавыш бирә алды. Башка кешеләрнең тавыш бирү нәтиҗәләренә таянып, жюри әгъзалары эшләргә бәя бирде һәм җиңүчеләрне сайлады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурстан соң барлык җимлекләр шәһәр паркларында эленәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100