Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистайда мәдәни мирас объектын бер сумга саталар
Чистайда 1 сумга торак булмаган бина - «1941-1943 елларда язучылар К.А. Тренев, П. А. Павленко яшәгән йорт» сатыла. Мәдәни мирас объекты канәгатьләнерлек хәлдә түгел, дип күрсәтелгән ZakazRF сайтындагы мәгълүматта.
Заказчы булып Чистай районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы тора. Хәзерге вакытта мәдәни мирас объекты муниципаль берәмлеккә карый.
Контракт нигезендә, йортны сатып алганда, хуҗа үз акчасына бинаны саклау һәм тоту өчен кирәкле эшләрне башкарырга бурычлы һәм мондый эшләр проекты район башкарма комитеты һәм ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белән килештерелергә тиеш. Эшләр комплексына авариягә каршы эшләр, реставрация, шулай ук объектны заманча куллануга җайлаштыру керә.
Ремонт-реставрация эшләре тәмамланганнан соң, сатып алучы фәнни тикшеренүләр үткәрү, кабул ителгән проект карарлары һәм аларны гамәлгә ашыру турында өч ай эчендә хисап тапшырырга тиеш. Ремонт, реставрация һәм кулланышка җайлаштыру һәйкәл үзенчәлекләрен үзгәртүгә китерә алмый.
Подваллы бер катлы бина XIX гасыр ахырында төзелгән. Язучылар Константин Тренев һәм Петр Павленко анда Бөек Ватан сугышы елларында яшәгәннәр. Беренчесе Чистайга эвакуацияләнә, ә икенчесе – Треневның кияве – гаиләсен күрер өчен шәһәргә фронттан кайта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз