news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда «Күрше» проекты кысаларында «Коймак» фестивале узган

Чистайда «Күрше» проекты кысаларында «Коймак» фестивале узган
Фото: tatar-congress.org

Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә «Камалия» ял итү hәм үсеш үзәге, мөхтәсибәт, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы hәм «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе теләктәшлеге нигезендә, «Күрше» проекты кысаларында «Коймак» фестивале уздырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Татар конгрессы йорты алдында бәйрәмчә көй яңгырый, коймак исе тарала. Саф hавада оештырылган төрле спорт ярышлары коймак белән кайнар чәй эчү белән дәвам итә.

Татар конгрессы бинасының эчендә, конферецзалда фестиваль кунакларын « Ак калфак» оешмасы хатын- кызлары милләтебезнең күркәм йолалары белән каршы ала. «Килен төшерү йоласы», «Елаган баланы елавыннан туктату» йоласы hәм «Кыз елату» йоласы күрсәтелә. Соңыннан бәйрәм кунаклары Ислам үзәгендә оештырылган «Манзара» картиналар галереясын карый.

Мондый чаралар халкыбызны бердәмләшергә, бергәләп ял итәргә, бер-беребезгә тагын да якынаерга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot